+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
11 сентябрь 2018, 17:04

Хуҗалары мәрхүм, ә тарихы безгә калган

Ярмәкәй районында 1908 елда төзелгән байлар йорты төзекләндерелә.

Анда кайчандыр Ляховлар гомер иткән. Алар бу йортны урыс классицизмы стилендә салдырткан.

Икенче катта үзләренең йокы бүлмәләре, беренчесендә - кунакларны кабул итү залы, аш бүлмәсе, хезмәтчеләр өчен бүлмәләр урнашкан. Подвалда - аш әзерләү, икмәк пешерү өчен бүлмәләр булган.

Йорт заман җилләренә бирешкән, билгеле, әмма төзекләндерерлек әле. Спартак авылы хакимияте башлыгы Флүрә Гафурова аңа икенче гомер бирү теләге белән яна. Теләктәшен дә тапкан, аңа "Спартак-агро" җәмгыяте директоры Равил Әкбаров матди ярдәм күрсәтә.

- Без кулдан килгәннең барысын да эшләргә тиеш, - ди алар. - Әлегә соң түгел...
Читайте нас: