+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
12 сентябрь 2018, 12:59

Куяннарны албасты кырганмы әллә?

Узган төндә Баймак районындагы бер хуҗалыкта бик сәер хәл булган.

Билгесез җанвар берничә йорт куянын үтергән.

Каза күрүчеләр кырылган куяннарның фотоларын социаль челтәрләргә куйган.

“Төнлә эт улады, ләкин без чыгып карамадык. Кем белә анда нәрсә булганын? Куяннарны урталайга бөкләгәннәр, берсенең башы, аяклары өзелгән. Әйтерсең лә берсен ашаганда икенчесе белән уйнаган”, — дип язган фото авторы.
Читайте нас