-2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
13 сентябрь 2018, 17:52

БСТ телеканалын дөньяның берничә илендә күрәчәкләр

Кытайда Русия, Казахстан, Таҗикстан һәм Белоруссиянең 12 телекомпаниясе арасында видеоконтент белән алмашу турында килешү төзелде.

Халыкара консорциумда БСТ телеканалы да катнаша. Яклар үз эфирында трансляция өчен программалар белән алмашуның бердәм системасын булдыру турында сөйләштеләр. Килешүгә кул кую һәм яңа проектны эшләтеп җибәрү тантанасы Кытайның иң борынгы башкаласы Сиань шәһәрендә “Бер пояс - бер юл” халыкара медиасаммиты кысаларында узды.

– Яңа килешү БСТ телеканалының халыкара аренада катнашуын киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк. Хәзер безнең мәнфәгатьләргә Казахстан, Белоруссия һәм Таҗикстан өстәлгән. Әлеге илләрдә тамашачыларга безнең контентыбыз, Башкортстан турында мәгълүмат кызыклы булыр дип ышанам. Кытайның төп халыкара каналына - CGTNга килгәндә, хәзер безнең хезмәттәшлек көчәйтеләчәк һәм системалы булачак, - дип билгеләп үтте “Башкортостан" телерадиокомпаниясе директоры Рөстәм Зарафетдинов.

Әйткәндәй, “БСТ” телеканалы Русиядә беренчеләрдән булып Кытай коллегалары белән киң колачлы хезмәттәшлекне җайга салды. Республиканың төп каналы программалары Кытай Халыкара телеканалының CGTN һәм Аньхой провинциясе дәүләт телевидениесенең урыс хезмәте эфирларында даими рәвештә трансляцияләнәчәк.
Читайте нас в