-28 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
13 сентябрь 2018, 11:55

Уфада бал фестивале үтәчәк

15 сентябрьдә Уфада республика умартачылары Спорт сарае алдындагы ярминкә мәйданчыгында иң яхшы бал тәкъдим итәчәк.

Чараның төп максаты – "башкорт балы" брендын үстерү һәм Уфа шәһәрендә яшәүчеләргә урындагы җитештерүчеләрнең сыйфатлы продукциясен сатып алу мөмкинлеген тудыру.

Шулай ук, ярминкәдә умартачылар арасында төрле конкурслар үткәреләчәк. Чарада “Иң яхшы бизәлгән тирмә (чатыр)”, “Иң яхшы бизәлгән сәүдә ноктасы”, “Умартачылык продукциясенең киң ассортименты”, “Гаилә умартачылар династиясе”, “Иң яшь умартачы” номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләнәчәк.

Фестиваль иртәнге сәгать 10нан кичке 5кә кадәр дәвам итәчәк. Рәсми ачу тантанасы сәгать 11дә булачак.
Читайте нас в