Машина капотында актер Сами Насериның шәхси култамгасы куелган. Үсмер автомобильне очраклы рәвештә откан: ул "Ю-туб" каналында популяр блогерга язылган һәм үзенең язмасын калдырган. Лотерея уйнату туры эфирда үткәрелгән.
Тәүдә программа икенче җиңүчене сайлый, ләкин аның профилендә шәхси фоторәсемнәре һәм үзе турында мәгълүмат булмый. Уенны икенче тапкыр уйнатканда безнең егеткә бәхет елмая.
Үсмер автомобильләр белән кызыксына һәм “Такси” фильмын яратып карый. Руль артына ул, таныклык алып, балигъ булганнан соң гына утыра алачак.