+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
19 сентябрь 2018, 19:00

Бурдан кала, уттан калмый

Башкортстан белән чиктәш Ырынбур өлкәсендә торак пункты тоташы белән диярлек янып беткән – Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кешеләрне эвакуацияли.

Ырынбур өлкәсендәге янгын сүндерүчеләргә Башкортстандагы хезмәттәшләре ярдәм итә, дип яза orenday.ru порталы.

Кувандык шәһәр округында коры-сары янып китү нәтиҗәсендә Ырынбур өлкәсенең Сарбай бистәсендә йортларга ут капкан. Хәзерге вакытта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы торак пункт халкын эвакуацияли. Янгынны сүндерү ИЛ-72 самолеты ярдәмендә башкарыла.

18 бина, шул исәптән торак йортлар янып беткән. Янгынның мәйданы әле дә ачыклана. Хәзерге вакытта ут Медногорскига таба бара.

“Бер урында янгынны сүндерүгә – икенчесендә ут кабына. Бөтен яктан ут уратып алды. Кешеләрнең терлекләре таралып бетте. Хәзер хуҗалар үз хайваннарын табачакмы, билгесез”, – ди төбәктә яшәүче халык.
Читайте нас: