Былтыр ул Чишмә районы башлыгын һәм аның бертуган энесен берничә сәгать әсирлектә тоткан иде. Аның сүзләренчә, “төп максаты — җәзасызлыктан оятсызланган, кулындагы властьтан ләззәтләнгән чиновникларга гади кешеләрнең үзләрен яклаучысыз ничек тоюын күрсәтү” булган.
Мөхәммәтҗановка талау, корал саклау, район һәм авыл хакимияте башлыкларын ирегеннән мәхрүм итү мәддәләре буенча гаепләү белдерелгән.
Хөкем карарын дәгъвалап, шикаять биреләчәк.