+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
19 сентябрь 2018, 13:47

\"Янгантау” геопаркы ЮНЕСКО статусын алачак

Экспертлар ЮНЕСКОның глобаль челтәренә кертү өчен Башкортстанның "Янгантау" геопаркы гаризасын хуплады.

Бу хакта ТАСС мәгълүмат агентлыгында үткән конференциядә республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов сөйләде.

Ул, шулай ук, Башкортстанда геопарк статусы алырга мөмкин булган тагын берничә территория барлыгын әйтте:

- Бездә геопарк статусы алу өчен тагын ике-өч мәйданчык бар. Бу безгә геологик паркларны үстерүдә Русия Федерациясе флагманы булу мөмкинлеге бирәчәк, – дип билгелде Башкортстан Башлыгы. - Бу кызыклы, яхшы тарих. Геопарклар янында кече бизнес – экскурсоводлар, хезмәт күрсәтү өлкәсе, инфраструктура барлыкка киләчәк.

“Янгантау” геопаркы Салават районында урнашкан. Аның мәйданы 1,8 мең квадрат километр тәшкил итә. Биредә халыкара һәм милли әһәмияткә ия булган 20дән артык геологик объект урнашкан. Истәлекле урында 290 миллион ел элек барлыкка килгән флора һәм фауна күрсәтелгән.
Читайте нас