0 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
20 сентябрь 2018, 13:01

Кырмыскалыда торак йортта газ шартлаган

Һәлак булучылар бар...

Бүген иртән Кырмыскалы районының Олыкүл авылында дүрт фатирдан торган беркатлы торак йортта газ шартлаган. Бу хакта "Башинформ" агентлыгы хәбәр итә.

Янгын булмаган. Ике фатир тулысынча ишелгән. Хәзерге вакытта фаҗига урынында махсус техника һәм коткаручылар эшли.

Йортта барлыгы сигез кешенең яшәве мәгълүм. Алар арасында балалар юк. 87 яшьлек ир кешенең һәм 74 яшьлек хатынның үле гәүдәсе табылган.
Читайте нас в