Бер атна элек Әбҗәлил районының Янгел авылында бик сәер шартларда 35 яшьлек Андрей Зыбин югалган.
Ир басуда үз тракторында эшләгән. Техника ватылгач, ул ярдәм эзләп киткән. Шуннан бирле Андрей турында бер хәбәр дә юк, телефоны сүнгән.
Туганнары, полиция хезмәткәрләре, волонтерлар якын-тирәне карап-эзләп чыкканнар, тик әлегә нәтиҗәсез.
Андрейның буе 170 сантиметр, гәүдә төзелеше уртача, чәчләре кара, кыска.
Сул кулында үрем формасында татуировка бар. Өстендә камуфляж төсендәге эшче киеме булган.