+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
21 сентябрь 2018, 08:40

Республикада ашыгыч ярдәм станцияләре 25 яңа машина алачак

Башкортстанга 25 берәмлек яңа ашыгыч ярдәм автомобиле кайтачак.

Русия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев ашыгыч ярдәм өчен транспорт чаралары бүлү турындагы боерыкка кул куйды.

Аңа ярашлы, республиканың ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәтенә 25 автомобиль бүленә. 2018 елда төбәкләр барлыгы 895 медицина машинасы алачак.

Аларны сатып алу өчен федераль бюджеттан 2,5 миллиард сум акча бүленгән.

Мәктәп автобуслары сатып алу өчен дә шундый ук сумма каралган. Республика укучыларны йөртү өчен 41 берәмлек транспорт чарасы алачак.
Читайте нас