+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
24 сентябрь 2018, 11:23

Салкыннарга әзер булыйк!

Башкортстанда әбиләр чуагы ахырына якынлаша, атна уртасында салкынайтачак дип фаразлана.

Узган атнада табигать Башкортстанда яшәүчеләрне сөендерде: ял көннәре җылы һәм кояшлы булды. Синоптиклар бу вакытны “әбиләр чуагы” дип атады. Әмма ул озак дәвам итмәячәк.

Бүген, 24 сентябрьдә, урыны белән бераз яңгыр явачак. Температура көндез +18...+23 градус булачак.

Сишәмбе, 25 сентябрьдә, явым-төшем көтелми. Температура төнлә +7...+12, көндез шулай ук җылы: + 18...+23 градус күзаллана.

Чәршәмбе көнне, 26 сентябрьдә, төнлә яңгыр булмаячак, иртән һәм көндез урыны белән явым-төшем көтелә. Салкынрак булачак, температура төнлә +6...+11, көндез +14...+19 градус тәшкил итә.

Атнаның икенче яртысында яңгырлар һәм һава торышының салкынаюы көтелә.
Читайте нас