Билгеле язучы Ибраһим Газизулла улы Гыйззәтуллин 1918 елның 15 сентябрендә Ишембай районы Түбәнге Әрмет авылында дөньяга килгән. 1935-38 елларда Стәрлетамак педучилищесында укый, аннары укытучы булып эшли.
1938 елда Кызыл Армия сафларына алына, Бөек Ватан сугышында катнаша.
1955 елда “Әдәби Башкортостан” журналында беренче “Гөлзәйнәб” хикәясе басыла. “Икенче биеклек” романы сугыш елларына багышланган.
Ибраһим Гыйззәтуллин дәүләт бүләкләренә, хәрби орден-медальләргә, Г. Сәлам исемендәге дәүләт премиясенә лаек.