Дондагы Ростовта «Иң яхшы йөк машинасы водителе» дигән конкурска йомгак ясалды. Бу чара Русиянең Транспорт министлыгы, Ростов өлкәсе Хөкүмәте һәм автомобиль транспорты фәнни-тикшеренү институты тарафыннан оештырылды.
Вәгъдә ителгән 1 миллион сум приз өчен илнең төрле төбәкләреннән 50дән артык водитель катнашты. Өч көн дәвамында алар ике категория буенча (5,5 тонна һәм 10 тоннадан артык йөк күтәрүче машиналар) осталыгын күрсәтте: .
10 тоннадан артык машиналар категориясендә якташыбыз Рафаэль Хәйбрахманов көмеш медаль яулады. Алтын медальне Яр Чаллыдан Петр Иванов, ә бакыр медальне Мәскәүдән Петр Михайлов алды.
5,5 тонналы йөк машиналары арасында алдынгы урыннарны Чиләбе, Мәскәү, Санкт-Петербург водительләре алды.