+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
25 сентябрь 2018, 11:38

Яктыкүлгә ялга кил!

Русиянең торакны броньлау сервисы көз башында илебезнең иң популяр булган күлләрен ачыклады.

Рейтинг туристлар тарафыннан сентябрь аена торакны броньлауны анализлау мәгълүматлары буенча әзерләнде. Башкортстандагы Яктыкүл, Тверь өлкәсендәге Селигер, Иркутск өлкәсендәге һәм Бурятиядәге Байкал сентябрь аенда ял итү өчен популяр булган күлләрнең беренче өчлегенә керде. Сервис мәгълүматлары буенча, туристлар сентябрь аенда күл буйларында ял итә һәм торакны арендага тәүлегенә 3,1 меңнән 4,9 мең сумга кадәр акча сарыф итә, еш кына яшәүне берьюлы ике гаиләгә броньлый.

Башкортстанда күлләрдә озак ял итүне өстен күрәләр.
Читайте нас