+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
26 сентябрь 2018, 10:15

3 айлык кыз – БМОда рәсми делегат!

“Ислам тудей” сайты хәбәр итүенә караганда, Яңа Зеландия премьер-министры Джасинда Ардернның 3 айлык кызы БМОның 73нче Генассамблеясе сессиясендә рәсми делегат буларак катнашкан.

Кызга Яңа Зеландия делегаты дигән махсус бейдж бирелгән. Анда кызның вазыйфасы “беренче бала” дип күрсәтелгән, фотосурәте дә ябыштырылган.

Джасинда Кейт Лорелл Ардерн Лейборитслар партиясе җитәкчесе, 2017 елның 26 октябрендә Яңа Зеландиянең премьер-министры булып сайланган.

Әйткәндәй, Ардерн ил башлыгы вазыйфасын башкарган вакытта бала тапкан икенче хатын, ә беренчесе - Пакистан премьер-министры Беназир Бхутто.
Читайте нас