"Оештырылган көннән алып отрядка иң авыр һәм җаваплы участокларда, шул исәптән Төньяк Кавказ территориясендә җәмәгать тәртибен һәм куркынычсызлык буенча катлаулы бурычларны үтәргә туры килде, — дип билгеләп үтте республика буенча Росгвардия идарәсе башлыгы урынбасары полковник Ирек Сәгыйтов. — Бу еллар эчендә хезмәткәрләр хокук саклау органнары тарихына күп кенә данлы сәхифәләр язды. Башкортстан ОМОНы әгъзаларының фидакарьлеге һәм профессиональлеге нәтиҗәсендә йөзләгән гражданның гомерен сакланды, дистәләгән террорчылык актлары булдырылмый калды”.
Күрсәтмә чыгышларда ОМОН сугышчылары төрле хәрби күнекмәләр күрсәтте. Ахырда укучыларга отрядның амунициясе, корал, пилотсыз аппаратлар, автобронетехника турында сөйләделәр һәм аларны солдат боткасы һәм кайнар чәй белән сыйладылар.