"Росстат" белгечләре Башкортстанда Идел буе федераль округы субъектлары арасында бензинга иң түбән бәя булуын ачыклаган. Тикшерү үткәрү өчен аналитиклар илнең төрле шәһәрләрендә ягулык бәясен җентекләп өйрәнгән.
Әйтик, Уфада бер литр бензин бәясе - 41 сум 59 тиен. АИ-92 уртача 40,59 сум тора. АИ-95 - 43,63 сум, АИ-98 – 47,87 сум, дизель ягулыгы – 43,85 сум.
Чабаксар шәһәрендә Идел буе федераль округы буенча бензин иң кыйммәте санала. Биредә бер литр ягулык өчен уртача 43 сум 74 тиен түләргә туры килә.
Русия буенча бер литр бензинның бәясе уртача 43 сум 23 тиен тәшкил итә.