+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
2 октябрь 2018, 11:01

Форель үрчетүче ферма барлыкка килде

Салават районында беренче балыкчылык фермасы ачылды. Анда балыкның кыйммәтле төрләрен үстерәләр.

Башкортстан Хөкүмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, “Ләзә” фермер хуҗалыгы – Салават районында балыкчылык эшенең киң колачлы беренче тәҗрибәсе. Аны Юрүзәнгә коючы “Ләзә” елгасы аккан Кызырбәк авылы янында ачтылар.

Биредә балык тотарга һәм аны шунда ук әзерләргә дә мөмкин булачак. Туристлар өчен тукталу урыннары һәм тирмә белән ял итү зонасы булдырылган. Планда – туристик йортлар һәм мунча төзү.

Фермада форель үстерәчәкләр. Пермь краенда сатып алынган 10 мең маймычны өч балык үрчетү каналына җибәрделәр. Крестьян (фермер) хуҗалыгы җитәкчеләре сүзләренә караганда, балыкка ашату өчен экологик чиста азык сатып алынган һәм бүгенге көнгә балыкларның төп өлеше үсеп җиткән.

– Балыкчылык предприятиесенең проект куәте – елына 30 тонна форель, - ди ферма хуҗалары, эшкуарлар Марат Миңнебаев һәм Эдуард Шәрәфетдинов.

Шулай ук, Ләзә һәм Юрүзән елгаларында хариус үрчетү планлаштырыла. Эшкуарларның нияте – форель үрчетү өчен инкубаторны эшләтеп җибәрү, җитештерүнең ябык циклына чыгу.
Читайте нас