+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
2 октябрь 2018, 11:20

Җилдер, поезд, еракларга!

2030 елга кадәр Уфа юнәлешендә тизйөрешле 50 поезд җибәрергә вәгъдә итәләр.

Киләчәктә Уфа аша югары тизлектәге поездлар узачак. Әле Русиядә “Мәскәү – Санкт-Петербург” һәм “Мәскәү – Түбән Новгород” маршрутлары гына уза, алар буенча 16 сапсан йөри.

Киләсе елда тизйөрешле поездлар паркы “РЖД” һәм Siemens килешүе буенча 11 составка тулыланачак. “РЖД” дан хәбәр итүләренчә, хәрәкәт югарыда телгә алынган ике маршрут белән генә чикләнмәячәк, дип көтелә.

- Русия Федерациясендә 2030 елга кадәр югары тизлектәге тимер юл хәрәкәтен оештыру программасы нигезендә егерме проектны гамәлгә ашыру планлаштырыла, алар гомум озынлыгы җиде мең километрдан артык маршрутны төзүне күздә тота. Русиядә төп перспектив проектлар: Уфа һәм Чиләбене дә кушып, “Мәскәү – Казан – Екатеринбург”, шулай ук “Мәскәү – Санкт – Петербург” һәм “Мәскәү – Сочи” линияләре булдыру. Югары тизлектәге беренче магистраль “Мәскәү – Казан” булачак, аны проектлаштыру быел тәмамланачак, – дип белдерделәр “РЖД”да.

“Мәскәү – Казан” магистрале “Евразия” тизйөрешле коридорының беренче участогы булачак. Магистральнең гомум озынлыгы 10 мең километрдан артык тәшкил итәчәк. Югары тизлектәге магистральләр төзелеше Кытай технологияләре буенча алып барылачак.
Читайте нас