+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
3 октябрь 2018, 13:45

Афәрин, коллегалар!

"Туймазинский вестник" район гәзитенең татар телендә нәшер ителүче "Туймазы хәбәрләре" гәзите Русиядәге этник басмаларның иң яхшыларының берсе дип табылган.

"Туймазы хәбәрләре", "Русиянең биш иң яхшы этник басмасы" дип аталган беренче бөтенрусия конкурсында катнашып, җиңүгә лаек булган, иң яхшы район гәзите дип билгеләнгән. Бу чара Халыкара тәрҗемәче көне алдыннан үткән.

Бәйгедә илебезнең 19 төбәгеннән 69 гәзит һәм журнал катнашкан.

"Туймазы хәбәрләре"нең тәрҗемә бүлеген Айгөл Әхмәтҗанова җитәкли. Анда шулай ук зур тәҗрибә туплаган тәрҗемәче-журналистлар хезмәт сала.
Читайте нас