+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
3 октябрь 2018, 06:43

Балыкчыны ток суккан

2 октябрьдә Дим елгасы буенда фаҗига булган.

Кичә Уфаның Дим елгасы буенда 36 яшьлек ирне ток сугып үтергән. Ул бирегә балык тотарга килгән булган. Әлеге вакыйганың шаһитлары әйтүенчә, ир кармакны суга ташлаганда, электр чыбыгына тия һәм аны ток суга.

Кызганыч, ашыгыч ярдәм табиблары аны инде коткара алмый. Фаҗига урынында полиция һәм «Башкирэнерго» хезмәткәрләре эшли.
Читайте нас