+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
3 октябрь 2018, 16:38

Ирәмәлдә турист югалган

37 яшьлек Александр Винюков турында узган шимбәдән бирле бер хәбәр дә юк...

Екатеринбургтан килгән турист - 37 яшьлек Александр Винюков дуслары белән Ирәмәл тавына күтәрелә. Соңыннан алар бергәләшеп Чиләбе өлкәсенә караган Түлек авылына төшәләр. Бер мәлдә Александр дусларыннан артта кала...

Аның югалуы турында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына икенче көнне генә хәбәр итәләр. Яшь ирне дистәләгән кеше эзли, шулай ук квадрокоптерлар да җәлеп ителгән.

Дуслары белдерүенчә, Александр Винюков тәҗрибәле турист, аның үзе белән рюкзагы, азык-төлеге, зажигалкасы булган. Әлегә эзләүчеләр шимбә киче томанлы булу сәбәпле, ирнең адашуы ихтимал дигән фикердә.
Читайте нас: