+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
3 октябрь 2018, 11:29

Карак Финанс министрлыгында эшли

"Ислам тудей" сайты хәбәр итүенчә, Пакистанның финанс министрлыгы хезмәткәре урлашып тотылган. Чиновникның Пакистанга Кувейттан рәсми эш сәфәре белән килгән коллегасының акча янчыгын урлау мәлен видеокүзәтү камералары төшергән.

“The Telegraph” язуына караганда, Кувейт делегациясе полициягә мөрәҗәгать иткән. Чиновник башта үз гаебен танымаган, видеоны күрсәткәч, гафу үтенеп, анча янчыгын кире кайтарган.

Пакистан чиновнигы коллегасының акча янчыгын урлау турында видеоролик интернеттан кулланучыларда зур кызыксыну уяткан.
Каракка карата нинди җәза күрелер, әлегә билгесез.
Читайте нас: