+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
4 октябрь 2018, 11:33

Экспертлар советлары булдырылачак

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев парламент комитетлары каршында экспертлар советлары булдырырга күрсәтмә бирде.

– Һәр комитет каршында октябрь ахырына кадәр ким дигәндә бер, ә кайберләрендә ике яисә аннан да күбрәк совет булдыру мөһим, – диде парламент Рәисе. – Әлеге вакытта нинди экспертлар советлары булдыру һәм аларның составына кемнәрне кертү турында тәкъдимнәр җыябыз. Бу мәсьәлә белән даими нигездә эшләүче депутатлар шөгельләнә.

Экспертлар советлары консультатив орган булып тора һәм агымдагы чакырылыш депутатлары вәкаләтләре вакытына оештырыла. Алар законнар буенча тәкъдимнәр әзерли, закон проектларына экспертиза үткәрә, федераль һәм республика законнарын камилләштерүнең төп юнәлешләре буенча башлангычлар кертә.

Аларның составына Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары, дәүләт, урындагы үзидарә органнары, иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре, галимнәр һәм тиешле өлкәләрдә эшләүче югары квалификацияле белгечләр керә.

Константин Толкачев, шулай ук, билгеләнгән вакытка якын киләчәккә парламент тыңлаулары, “түгәрәк өстәл”ләр һәм башка чаралар үткәрү буенча тәкъдимнәр кабул ителәчәген белдерде.
Читайте нас