Екатеринбургтан килгән турист Александр Виннюков узган шимбәдә Ирәмәл тавыннан төшкәндә югалган иде. Аны эзләү дүрт көн буена барды.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы язуынча, Александр кичә Николаевский авыл биләмәсенә караучы Мәхмүт авылына үзе килеп чыккан. Шимбә иртәсендә көчле томан булу сәбәпле, ул төркемнән беркадәр артта калган һәм адашкан.
Александр тайга аша 100 чакрым ара үткән. Аны рюкзагында азык-төлек һәм зажигалка булу коткарган. Югалган туристны Росгвардия хезмәткәрләре һәм "Ирәмәл" табигать паркы инспекторлары эзләде.