Дәүләт думасына шундый закон проекты кертелгән.
Бу баллырак тәм килгән төссез газны иснәгәннән соң кеше сәбәпсез көлә һәм төрле мәзәк рәсемнәр күрә башлый. “Күңелле” газ клубларда данәсе 500 сумга сатыла. Социаль челтәрләрдә аны сатучы дистәләрчә сайт табарга мөмкин. Сатучылар аның хәвефсез булуын белдерә һәм Русиядә ул бернинди тыю астына эләкми, дип лаф ора. Шул ук вакытта Башкортстанда бер айда гына өч бала шушы зәхмәтне иснәп үлде.
Ниһаять, депутатларга да барып җиткән. Шушы газны пропагандалаган өчен 150 мең сум штраф билгеләргә җыеналар.