Уфаның Халык мәшгульлеге үзәгеннән хәбәр итүләренчә, тәкъдим ителүче вакансияләр арасында водитель, кондуктор, автослесарь, механик, машинист, тракторчы, автомобильләрне хезмәтләндерү буенча электромонтер, тәгәрмәч алмаштыручы һәм башка эш урыннары булачак.
Ярминкәгә килүчеләргә, гадәттәгечә, хезмәт базарындагы хәл турында мәгълүмат, психолог киңәшләре, һөнәри юнәлеш буенча консультацияләр бирү дә каралган.