- Данлыклы, чыннан да, беренче санлы мәктәп. Сезнең һәрвакыт беренче булуыгызны теләр идем. Мәктәп диварларыннан күренекле шәхесләр дә, бик билгеле булмаган, ләкин республика мәнфәгатьләрендә күп нәрсә эшләгән кешеләр дә чыккан. Башкортстан, ил өчен җитди, көчле, акыллы кешеләр әзерләү традициясе арытаба да лицей эшчәнлегенең нигезен тәшкил итәчәк, — диде төбәк җитәкчесе.
Аның сүзләренчә, республика — Русия Федерациясенең көчле төбәге. Без мәгариф системасын тәртипкә китерү өчен бик күп акча тотына алабыз. Әле ике-өч ел элек кенә иске бина урынына заманча комплекс пәйда булырына беркем дә ышанмаган иде. Бу эш арытаба да дәвам итәчәк.
Рөстәм Хәмитов укучыларны һәм укытучыларны шушы бәйрәм белән котлады һәм киләчәктә яңадан-яңа уңышлар теләде.
.