+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
9 октябрь 2018, 08:28

Иң сәләтле журналистлар тәбрикләнде

Бүген Хөкүмәт йортында Шаһит Ходайбирдин исемендәге дәүләт премияләрен тапшыру тантанасы үтте. Республика көнен каршылап, лауреатларга бүләкләрне Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министр урынбасары Салават Сәгыйтов тапшырды.

– Журналист сүзе бөтен җәмгыять өчен бик мөһим. Безгә бүген халыкка тарихыбызны, республика тормышын, яңалыкларны дөрес һәм киң итеп җиткерә белергә кирәк. Бу җаваплы эшне нәкъ журналистлар башкара, – диде Салават Тәлгать улы. – Шаһит Ходайбирдин исемендәге премиянең абруе зур һәм ул лаеклыларга гына тапшырыла. Бүгенге лауреатларыбызга сәламәтлек, каләм үткенлеге телим!

Быел Шаһит Ходайбирдин исемендәге республика Хөкүмәте премиясенә 15 автор, бер иҗат коллективы дәгъва иткән.

Комиссия өч журналистны җиңүче дип тапкан. Алар: “Республика Башкортостан”, “Истоки” гәзитләрендә чыккан мәкаләләре, “Башкирская нефть и ее первопроходцы (XVIII-XX вв.) (Д. Михайлов белән авторлыкта) китабы өчен Энгель Зәйнетдинов, “Киске Өфө” гәзитендәге публицистик мәкаләләре өчен гәзит хәбәрчесе Миләүшә (Хабилова) Каһарманова, “Башкортлар”, “Рухият”, “Язмышларда – ил тарихы” тапшырулары өчен “Юлдаш” радиосы комментаторы Венера Ситдыйкова.

Лауреатларга бүләкләр тапшырылганнан соң, алар үзләре сүз алды.
– Югары премия – ихтирам билгесе, аны республикабызның 100 еллыгы алдыннан алу аеруча әһәмиятле. Журналистикага 40 ел хезмәт итәм, хезмәтемне лаеклы бәяләгән өчен чын күңелдән рәхмәт! – диде Энгель Әхмәт улы.

Миләүшә Каһарманова белән Венера Ситдыйкова да чиксез шат, рәхмәтле булуларын белдерделәр, бүләкнең зур бәйрәм алдыннан тапшырылуының бигрәк тә әһәмиятле булуын билгеләделәр.

Соңыннан һәммәсе бергә фотога төште.

http://holland-dvorik.info
Читайте нас