+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
11 октябрь 2018, 14:21

Ә нигә Муса Гәрәев түгел?

«Русиянең бөек исемнәре» проекты кысаларында илнең 45 аэропортына күренекле якташлары исемен кушу күздә тотыла.

Уфа аэропорты да данлыклы якташыбыз исемен алачак. Республиканың киңкүләм мәгълүмат чараларында аэропорт шагыйрь Мостай Кәрим, язучы Сергей Довлатов, опера җырчысы Федор Шаляпин, милли герой Салават Юлаев, бөек биюче Рудольф Нуриев, язучы Сергей Аксаков исеме белән аталырга мөмкин, дигән фаразлар әйтелә.

Бу исемнәр киләсе атнада үтәчәк "түгәрәк өстәл"дә яңгыратылачак. Шулардан берсе сайлап алыначак.

Ә "Кызыл таң" аэропортка очучы, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев исемен бирү башлангычы белән чыккан иде. Әле дә шул теләктә калабыз!
Читайте нас: