+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
11 октябрь 2018, 17:59

Республика Башлыгы отставкага китүе турында игълан итте

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов республика гражданнарына вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында мөрәҗәгать итте.

Хөрмәтле республикада яшәүчеләр! Хөрмәтле коллегалар! Башкортстан Республикасы Башлыгы вазыйфасында эшем төгәлләнә. Минем тарафтан Русия Федерациясе Президентына отставкамны кабул итү үтенече белән мөрәҗәгать җибәрелде, - диелә анда. - Бу минем шәхси карарым. Ул барлык мәгънәләрдә дә тикшереп-уйланылган. Сәбәбе: законга ярашлы андый мөмкинлегем булса да, мин 2019 елда республика Башлыгын сайлауларда катнашуны планлаштырмыйм. Минем тирәнтен инануымча, төбәкләр җитәкчеләре өлкән яшьтә эшчәнлеген төгәлләү турындагы карарны вакытында кабул итәргә һәм өстән яисә астан басым яки гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәсендә түгел, лаеклы рәвештә, төптән уйланылганча һәм низаг-конфликтсыз китәргә тиеш.
Читайте нас