+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
11 октябрь 2018, 07:47

Республика көнендә кайда нинди чаралар көтә?

Уфа мэриясендә Башкортстанның Дәүләт суверенитеты турында декларация игълан ителүнең 28 еллыгын бәйрәм итүгә чаралар планы билгеләнде.

11 октябрьдә мәдәни-тамаша һәм спорт-киңкүләм чаралар шәһәр районнары мәйданчыкларында узачак:
- Киров районында “Кәрвансарай” сәүдә үзәгендә 16:00 сәнатьтә, Салават Юлаев исемендәге мәйданда 12:00 сәгатьтә;
- Дим районында 17:00 сәгатьтән “Дим” паркында;
- Совет районында 13:00 сәгатьтә Иван Якутов исемендәге паркта;
- Октябрь районында 19:00 сәгатьтә “Таң” мәдәният сараенда.

Шәһәр мәйданчыкларында чараларның тулы программасын Уфа хакимияте сайтында табарга була.

Шулай ук бүген “Акбузат” ипподромында “Канатлы ат” чабышлары буенча республиканың зур боҗрасы финалы узачак. Ярышларның башлангыч этаплары ел буе төрле районнарда узды.

Бәйрәм кысаларында күрше төбәкләрдән килгән җайдаклар катнашлыгында ат чабышлары һәм узышлар, шулай ук артистлар чыгышы планлаштырылган. Чара 13: 00 сәгатьтә башлана.
Читайте нас