Экипаж алты сәгатьтә станциягә барып җитәргә һәм анда эшләүчеләргә кушылырга тиеш була.
Бәхеткә, коткару системасы вакытында эшләп китү сәбәпле, Русия космонавты Алексей Овчинин белән Америка астронавты Ник Хейг исән калалар, ләкин организмга бик зур йөкләнеш кичерәләр.
Экипаж утырган капсула тиз арада табыла.
“Роскосмос” башлыгы Дмитрий Рогозин авария сәбәпләрен ачыклау өчен дәүләт комиссиясе төзелү турында белдергән.