Бүген республикада аязлы-болытлы һава, урыны белән җепшек кар явуы көтелә. Көндез 6 градускача җылытачак.
Төнлә 5 градуска кадәр суытачак һәм иртәгә термометр баганасы - 5, кайбер көнбатыш районнарда 10 градуска кадәр күтәреләчәк. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан талгын, урыны белән көчле исәчәк.
Ә чәршәмбедә кыска вакытлы яңгырлар явачак, төнлә - 5, көндез 13 градускача җылытачак, дип хәбәр итә синоптиклар.