+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
15 октябрь 2018, 22:22

Сәламәтлек саклау министры отставкага китте

Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Әнвәр Бакиров отставкага китте.

"Башинформ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, Әнвәр Бакиров үз теләге белән эштән китү турында гариза язган.

Аңа фән өлкәсендә эш тәкъдим ителәчәге фаразлана.

Әнвәр Бакиров 1964 елда Уфада туган. 1987 елда Башкортстан дәүләт медицина университетын тәмамлаган. 1998 елда - кандидатлык, 2001 елда докторлык диссертацияләре яклаган.

Медицина эшчәнлеген 1987 елда Г.Г. Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсендә башлаган. 2011-12 елларда - Башкортстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары. 2012-14 елларда - Республика туберкулезга каршы клиник диспансеры баш табибы. 2002 елдан бүгенгә кадәр - БДМУның гомум хирургия кафедрасы профессоры.

Башкортстанның сәламәтлек саклау министры вазыйфасын 2014 елдан алып биләгән.
Читайте нас: