Рафаэль Гали улы Яппаров 1975 елда туган. 1998 елда Башкортстан дәүләт медицина институтын кызыл дипломга тәмамлый. Шулай ук республика Башлыгы каршындагы дәүләт хезмәте һәм идарә академиясен "менеджер" квалификациясе буенча кызыл дипломга тәмамлый.
Интернатура һәм ординатура тәмамлаганнан соң, Күмертау үзәк район дәваханәсенең хирургия бүлегендә операция блогы табиб-хирургы булып эшли.
2007 елның маеннан ноябренә кадәр - дәүләт гражданлык хезмәтендә - Башкортстан сәламәтлек саклау министры ярдәмчесе була.
2007 елның ноябреннән 2018 елның гыйнварына кадәр - СПИД һәи йогышлы авырулар белән көрәшү һәм аларны булдырмау республика үзәге баш табибы.
2018 елның маеннан бүгенге көнгә кадәр - республика сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары.
2008 елдан - Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының ВИЧ-инфекцияләрне диагнозлау һәм дәвалау мәсьәләләре буенча баш штаттан тыш белгече.
2013 елдан - Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының Идел буе федераль округындагы ВИЧ-инфекцияләрне диагнозлау һәм дәвалау мәсьәләләре буенча баш штаттан тыш белгече.
Рафаэль Яппаров Русия Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән, "Башкортстан Республикасының сәламәтлек саклау отличнигы" һәм "Башкортстанның атказанган табибы" исемнәренә лаек.