+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
20 октябрь 2018, 19:18

Мостай Кәрим исемендәге грант тапшырылды

Бүген Башкортстан дәүләт университетында Мостай Кәримнең тууына 99 ел тулу уңаеннан күркәм чара узды.

Биредә халык шагыйре, прозаик һәм драматургка багышланган мемориал такта урнаштырылган һәм Мостай Кәрим исемендәге иҗат лабораториясе - башкорт телен һәм әдәбиятын өйрәнү үзәге эшләп килә.

Менә инде дүртенче ел рәттән аның иҗатына багышланган фәнни эшләр язган актив студентларга грант тапшырыла.

– Чараның иң башында безнең факультет тора. Чөнки Мостай Кәримнең исемен мәңгеләштерү максатында университетта мемориаль такта булдыруны без тәкъдим иттек. Икенче елны грант булдыру башлангычы белән чыктык. Ә аннары инде иҗади лаборатория дә төзелде. Университет, Мостай абыйның кызы Әлфия Кәримова һәм оныгы Тимербулат Кәримов безгә ныклы ярдәм күрсәттеләр, – ди башкорт филологиясе һәм журналистика факультеты деканы Риф Әхмәдиев.

Быел грантка башкорт филологиясе һәм журналистика бүлеге талибәсе Диана Вәкилова лаек булды. Аны Диплом һәм грант белән шагыйрьнең кызы Әлфия Кәримова һәм оныгы Тимербулат Кәримов бүләкләделәр.

– Әдәбият белгечләренең яңа буыны тәрбияләнүе, алар арасында Мостай Кәрим иҗатын өйрәнүче галимнәр булуы аеруча кыйммәтле, - дип ассызыклады Әлфия Кәримова. - Фондның бурычы - әдәбиятны, мәдәниятне һәм башкорт телен үстерүгә ярдәм итү. Без гуманитар өлкәдә теләсә нинди яхшы башлангычларга ярдәм итәргә әзербез.

Шагыйрьнең оныгы Тимербулат Кәримов әйтүенчә, Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулу уңаеннан күптөрле чараларны, республикабыздан тыш, Русиянең шагыйрь иҗатына битараф булмаган башка төбәкләрендә дә үткәрү планлаштырыла.
Читайте нас: