- Бәлки, кемдер бу сорауны күтәрү яңа җитәкченең яңача хуҗалык итүе дип күрәдер. Имеш, бераздан барыбер онытылачак, барысы да элеккечә калачак, - диде ул билгеле журналист Сергей Брилев белән әңгәмәсендә. - Әмма моңа кадәрге эш урынымда мине мәсьәләне җентекле хәл итәргә өйрәттеләр. Бүген мин торак-коммуналь хуҗалык эшчәнлеген яхшырту мәсьәләсен хәл итү бурычын куям. Бу йорт алды, подъездлар, вакытында бирелгән җылылык, чиста су һәм башкалар...
Торак төзелеше социаль объектлар төзү белән берлектә алып барылырга тиеш. Әлбәттә, һәрнәрсәгә акча кирәк. Мин аны каян алырга беләм. Бу - федераль программаларда катнашу.
"Россия-1" телеканалында чыккан тапшыруда Радий Хәбиров күрше өлкәләр белән сәламәт көндәшлек, дин, тәрбия, тел мәсьәләләрен дә күтәрде.
Сергей Брилевны ул "Алексеевский" совхозы эшчәнлеге белән таныштырды.