Аның мөгез кисәге өч метр тирәнлектә яткан була. Гадәти булмаган табылдыкка экскаваторчы игътибар иткән.
Район хакимиятеннән белдерүләренчә, арытаба казынулар үткәрү өчен республиканың Мәдәни мирас объектларын дәүләт саклавы буенча идарә археологлары чакырылган. Мамонт мөгезен белгечләр тикшерәчәк.
Мәчетле районында мамонт сөякләренә беренчегә генә юлыкмыйлар. Моңа кадәр анда шушы борынгы хайванның тешләре табылган була. Алар район музеенда саклана.