Уфалылар, моны күреп, коткаручыларга хәбәр иткән.
Анда Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы, полиция хезмәткәрләре, Уфаның эзләү-коткару отряды тиз арада килеп җиткәннәр.
Аю - зур булмаса да, куркыныч җанвар. Ә аның ни сәбәпле шәһәр урамнары буйлап йөрүе аңлашылмый. Чит илләр халкы Русияне болай да нәкъ шундый итеп күз алдына китерә. Димәк, алар сүзендә дә хаклык бар.