- Республика буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы тору идарәсе хезмәткәрләре пассажирлар ташу өлкәсендә кайбер шәхси эшкуарларга юридик хезмәтләр күрсәтүче оешмада булды.
Тикшерү нәтиҗәсендә пассажирлар ташуны гамәлдәге законнарны бозып гамәлгә ашыручы кайбер предприятиеләрнең эшчәнлеген чагылдыручы документлар табылды, – дип хәбәр иттеләр ведомствода.
Башкортстанның Автотранспорт эшкуарлары берлеге - Уфа, Баймак, Белорет, Благовещен, Дәүләкән, Иглин, Раевка, Стәрлетамак юнәлешләрендә пассажирлар ташучыларны берләштерүче оешма. Анда 500дән артык малтабар, водитель һәм башка гражданнар тора. Берлекне Олег Куляшов җитәкли.