Красноярск краенда Дәүләт төбәк стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар үзәге белгечләре шәһәр сәүдә челтәрендә һәм ярминкәләрдә сатып алынган 15 бал үрнәген татып караган.
Мәскәү, Новгород, Свердловск өлкәләре, Алтай, Краснодар, Красноярск крайлары һәм Башкортстан Республикасыннан китерелгән баллар бәяләнгән.
Хаклары бер килограмм өчен 266дан 984 сумга кадәр булган. Һәм шуларның иң кыйммәтлесе, белгечләр фикеренчә, иң начары булып чыккан. Ул Башкортстанның Умартачылык һәм апитерапия буенча фәнни-тикшеренү үзәге тарафыннан җитештерелгән.
Үрнәкләр дәүләт стандарты һәм Таможня берлегенең техник регламенты буенча тикшерелгән.