Кое тирәнәйтү эшләре белән булашканда 38 яшьлек эшче юеш ләм катламына егылган.
Аны ләм үзенә шулкадәр "суырган" ки, хезмәттәшләре ике сәгатьтән артык азапланып та тартып чыгара алмаганнар. Берничек тә булдыра алмагач, коткаручыларны чакыртырга мәҗбүр булганнар.
Коткаручылар күтәртү җайланмасы ярдәмендә эшчене 8 метр тирәнлектән чыгарган. Эшчене дәваханәгә озатканнар.