+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
26 октябрь 2018, 17:16

Указ кире кагылды

Республика Башлыгы вазыйфасын башкаручы Радий Хәбиров идарә итү хезмәткәрләренә белем бирүгә кагылышлы указны кире какты.

Ул Мәгарифне үстерү институты һәм Мәшгульлек үзәгенең дәүләт белем бирү үзәген үзгәртеп кору, ягъни Дәүләт хезмәте һәм идарә академиясенә кушу турында иде.

Хөкүмәт тәкъдим иткән бу указга Рөстәм Хәмитов быел 30 майда кул куеп, үзгәртеп кору эшләре 1 октябрьгә тәмамланырга тиеш иде. Хәзер ул гамәлдән чыгарылды.
Читайте нас