Тентү барышында аннан 13 килограмм алтын кисәкләре һәм комы алынган. Аларның килеп чыгышын ул аңлата алмаган. Алтынның бәясе якынча 34,5 миллион сум белән бәяләнә.
Әлеге Төньяк Кавказ кешесенә карата кыйммәтле ташларны законсыз саклаган өчен җинаять эше ачканнар. Әйткәндәй, Якутия — Русиядә алтын чыга торган иң зур төбәк.