+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
31 октябрь 2018, 06:45

Эт мафия белән көрәшә!

Италиянең “Каморра” оешкан җинаять төркеме наркотиклар эзләү белән шөгыльләнүче Почо кушаматлы полиция этен кулга төшерү өчен 5 мең евро вәгъдә иткән. Бу хакта “La Stampa” басмасы хәбәр итә.

Полициядә хезмәт иткән чорда эт 2 тоннадан артык наркотик тапкан. Нәтиҗәдә, мафиозийлар берничә миллион евро югалткан. Күптән түгел Почо Салерон провинциясендә 30 килограмм кокаин яшерелгән урынны тапкан. Наркотик коры балалар азыгы салынган пластик шешәләрдә булган.

Почоны полициягә аллергия белән авыручы хуҗасы китереп биргән булган. Джек-рассел-терьер ун ел биредә хезмәт итә, бер елдан пенсиягә чыгарга тиеш.

Җинаятьчеләр, агуланган фрикаделька биреп, этне үтерергә уйлаган. Сизгер Почо аны иснәп тә карамаган, ди.
Читайте нас