+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
31 октябрь 2018, 12:31

Тарихтан – бүгенгегә

Бүген “Россия” медиаүзәгендә “Җиңү йөзләре” проекты буенча матбугат конференциясе узды.

Биредә яшьләр сәясәте һәм спорт министры Руслан Хәбибов, “Җиңү волонтерлары” төбәк бүлекчәсе җитәкчесе Александр Юдин, Русия Ветераннар берлегенең төбәк бүлекчәсе рәисе Владимир Попов чыгыш ясады.

– Башкортстанда 15 меңнән артык волонтер эшләп килә. Шулардан төп урынны “Җиңү волонтерлары” алып тора. Аларның төп проекты булган “Җиңү йөзләре” бүген халыкара дәрәҗәгә күтәрелде. Проект бик актуаль һәм патриотик тәрбия бирүдә мөһим, – ди Руслан Таһир улы.

“Җиңү йөзләре” проекты Русиядә һәм чит илләрдә яшәүче Бөек Ватан сугышы яугирләре турындага истәлекне саклауга юнәлтелгән. Аның нәтиҗәсе – фронтовикларның фотопортреты һәм сугыш елларында аларның шәхси батырлыкларын тасвирлаган "Җиңү йөзләре" дигән иллюстрацияле басма.

– Бүгенге көнне проект тарафыннан “Җиңү йөзләре” дигән 3 китап чыккан. Анда сугыш ветераннарының фотосурәтләре белән аларның батырлыклары да тасвирлана. Киләсе елның апрель аена 4нче китапны чыгару күз уңында тотыла, – ди проектның төбәк бүлекчәсе җитәкчесе Александр Юдин.

“Җиңү волонтерлары” хәрәкәте активистлары бөтен ил буенча Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашачак, аларның яу юлын беләчәк. Моннан тыш, һәр ветеранны фотосессия көтә.

Истәлекләр калдыруга битараф булмаган һәм катнашырга теләгән һәркемне әлеге проектта көтеп калалар.
Читайте нас