“Гудыри” (“Яшен”) 1918 елдан - Алабугада, 1920-21 елларда – Глазовта, ә аннары Ижевск шәһәрендә нәшер ителә.
Беренче удмурт гәзитендә большевиклар белән беррәттән эсерлар, руханилар һәм гади крестьяннарның язмалары басылган.
1992 елга гәзитнең исеме “Удмурт дунне” (“Удмурт дөньясы”) дип үзгәртелә. Басмада беренче милли әдәбиятчы Кедр Митрей, язучы һәм шагыйрьләр Геннадий Красильников, Флор Васильев, Семен Самсонов, Роман Валишин, Кирилл Ломагин, Вячеслав Ар-Серги һәм башкалар эшли.
“Удмурт дунне”дә гәзит укучылар яратып өлгергән бик күп махсус сәхифәләр бар. “Тангыра” фин-угыр халыклары тормышы белән таныштыра, “Тулкым” – әдәби, “Шокыч” – сатира, “Наталь” - хатын-кызлар өчен, “Тазалык” – сәламәтлек битләре басыла.