Атлар бер атна элек, 24 октябрьдә югалган. Бу вакыйга Зианчура районында Элмәле һәм Биштирәк авыллары арасында була. Атларны Березовка болыныннан урлыйлар.
Эшкуар хәбәр иткәнчә, тояк эзләре - Шайтантауга, ә аннары Ырынбур өлкәсенең Кувандык районы Ибраһим авылы ягына таба бара. Аннары көтү Сакмар елгасын кичә, Медногорск тауларына күтәрелә һәм Икенче Йомагуҗага (Иминтамак) төшә. Аннан соң җинаятьчеләр атларны Сара станциясенә таба алып китә, анда эзләре югала.
“26 октябрьдә Русия Эчке эшләр министрлыгының Зианчура районы буенча бүлегенә атлар югалуы турында хәбәр килә. Хәзер бу факт буенча урлау турында җинаять эше кузгатылды һәм полиция хезмәткәрләре югалган атларны һәм җинаятьчеләрне эзли”, — дип хәбәр итәләр Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән.